Әлмәт хәбәрләре
22 Apr, 2009 Сылу 0
Тиздән Әлмәттә “Нефть шәһәренең яшь җырчылары” исемле I Гомүмроссия эстрада-вокаль фестиваль-бәйгесе узачак. Бу турыда Татарстан Республикасы районнары порталы хәбәр итә.
Бәйгедә 9 яшьтән алып 25 яшькәчә талантлар көч сынашачак. География, аңлавыгызча, киң. Чарага Россиянең күп кенә регионнарыннан кызлар-егетләр агылачак.
Программада:
24нче апрельдә сәгать 19:00дә «Нефтьче» Мәдәният йортында фестивальне ачып җибәрү тантанасы узачак.
25нче апрель сәгать 10:00дә Яшьләр үзәгендә ярыш башлана.
26нчы апрель сәгать 15:00дә Гала-концерт.