Россия Мәгариф министрлыгы уку әсбаплары чыгара торган оешмалар исемлеген ел саен раслаячак
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы дәүләт аккредитациясе узган һәм уку программаларын тормышка ашыручы белем бирү оешмаларында файдаланырга яраклы уку әсбапларын бастырып чыгарырга хокукы булган оешмаларны сайлап алу тәртибен раслады. Бу хакта Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Министрлыкның Белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Игорь Реморенко сүзләренчә, уку әсбапларын чыгаручы уку йортларын сайлап алу әле беренче тапкыр гына башкарыла. “Яңа тәртип кертелү безгә уку әдәбиятының сыйфатын яхшыртырга, экспертиза үткәрү аркасында, мәктәпләргә заманча, кызыклы әсбапларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә”, - дигән ул.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы уку әсбаплары чыгара торган оешмаларның исемлеген ел саен раслаячак дип көтелә. Нәшриятларның исемлеге Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының www.mon.gov.ru адресы буенча урнашкан рәсми сайтында урнаштырылачак һәм Россия Федерациясе субъектларының мәгариф белән идарә органнарына җибәреләчәк.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru
