Әлмәт районы яңалыклары
21 Apr, 2009 Сылу 0
“Одуванчик” исемле 32нче балалар бакчасы 2008 елда наркомания таралуга көрәш өлкәсендә ирешкән нәтиҗәләре өчен Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән беренче премиягә лаек булды. Балалар бакчасы коллективы “Иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы” номинациясендә җиңү яулый.
Әлеге бәйге “Наркотиклар урынына спорт” исемле V Бөтенроссия акциясенең республика этабы кысаларында уздырыла. Чарада Татарстанның 100дән артык мәгариф оешмасы катнаша, дип хәбәр итә республикабыз районнары порталы.