Курслар күчерелә
21 Apr, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты хәбәрләренә караганда, гарәп һәм төрек теле укытучылары өчен планлаштырылган курслар кичектерелә.
Гарәп теле укытучыларының “Гарәп телен укытуда коммуникатив методика” исемле курсы, ә төрек теле мөгалимнәре өчен планлаштырылган “Төрек телен укытуда коммуникатив методика” курсы агымдагы елның 11-22нче маенда узарга тиеш иде. Укуларның узу тәртибенә алга таба төгәллек кертеләчәк.