belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Мөгаллимнәр игътибарына!

Мөгаллимнәр игътибарына!

7 May, 2009 Сылу 0
Мөгаллимнәр игътибарына!
Microsoft Office document icon Исемлек.doc

Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты “Татарча да яхшы бел – VIII” (авторы Р.Р. Нигъмәтуллина) укыту-методик комплексын апробацияләүче татар теле һәм әдәбияты мөгалим-эксперементаторлары өчен семинар-практикум үткәрә.

Укулар 16 сәгатькә исәпләнгән. Семинар агымдагы елның 13-15нче май көннәрендә узачак. Мөгаллимнәрне Оренбург тракты, 4нче “а” йорт адресы буенча, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институтының укыту үзәгендә 13нче майда иртәнге 9:00дә көтәләр.

Дәресләр тәртибе:
13.05.09 (чәршәмбе) 13.00 - 14.20 һәм 14.30 - 15.50;

14.05.09 (пәнҗешәмбе) 09.00 - 10.20 һәм 10.30 - 11.50;

Төшке аш: 11.50 - 12.50; 13.00 - 14.20 һәм 14.30 - 15.50;

15.05.09 (җомга) 09.00 - 10.20 һәм 10.30 - 11.50.

Татарстан районнарының барлык мөгаллим-эксперементаторлары да семинарда катнашырга тиеш. Аларның исемлеге беркетелгән файлда тәкъдим ителә.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 07.05.2009 - 13:31):https://belem.ru/node/1452