Әхлак тәрбиясе - күңел хәзинәсе
21 Apr, 2009 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Тукай районы Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Якупова Гөлсинә Зәки кызы
Укучылар, күзләрегезне йомыгыз да, әкрен генә моң дәрьясына күмелегез. Татар халкының моңлы, күңел кылларын тибрәндерүче озын, матур көе безне хис дөньясына алып кереп китә. Халкыбыз яхшы күңелле, ягымлы кешеләре белән горурлана. Элек-электән үк борынгы бабаларыбыз балаларын яхшы гамәлләр генә кыларга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән. Алар бер-берсенә күңел җылысын кызганмыйча, үзара ярдәмләшеп, тату гомер иткәннәр. Әйдәгез әле, сез дә бер-берегезгә күңел җылысы - елмаю бүләк итегез.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Әхлак тәрбиясе - күңел хәзинәсе (дәрес планы + презентация) | 489.77 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: