belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > «Илһамлы каләм»гә йомгак ясала!

«Илһамлы каләм»гә йомгак ясала!

20 Apr, 2009 Сылу 0
«Илһамлы каләм»гә йомгак ясала!

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты тарафыннан уздырылган “Илһамлы каләм” әдәби-иҗат бәйгесе старт алуы турында сайтыбызда хәбәр ителгән иде (http://belem.ru/node/895). Арагызда ярышның катнашучылары да юк түгелдер. Тагын бер искә төшерик, бәйге Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 9-11нче сыйныф укучылары арасында уздырылды. Бәйгегә татар телендә язылган әсәрләр (проза, шигърият, драматургия, публицистика) кабул ителә.

Бәйге ике турда узды. I тур – 25нче декабрьдән (2008 ел) 15нче февральгә кадәр (2009 ел). II тур - 15нче февральдән 1нче апрельгә кадәр. Шунысын да ассызыклап үтик: Гран-при иясе һәм призлы урыннар яулаган укучылар университетның татар филологиясенә укырга кергәндә ташламаларга ия булачак.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 20.04.2009 - 18:25):https://belem.ru/node/1448