Баулы районы яңалыклары. “Җырла күңел – уйна кыллар!”
Баулы муниципаль районының “Балалар сәнгать мәктәбе” мөгаллимнәре узган 2008 елда “Җырла күңел – уйна кыллар!” исемле регионара халык-инструменталь иҗат фестиваль-бәйгесен уздыруга Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын җиңде. Күптән түгел районда чараның “халык уен коралларында уйнаучылар” номинациясе тәүге кат оештырыла. Ярышта Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Оренбург өлкәсеннән барлыгы 19 иҗади коллектив катнаша.
Баулы шәһәрен күп төрле милләтләрнең уртак йорты дияргә була. Һәр халык шәһәр мәдәниятына үз өлешен кертә, аны баета.
Баулы балалар сәнгать мәктәбендә бүген 400 кыз һәм малай укый икән. Алар 3 юнәлештән белем ала: уен кораллы, хореография һәм сәнгать. Концертлар, музыкаль очрашуларсыз әлеге мәктәпне күз алдына китерүе дә кыен, дип хәбәр итә республикабыз районнары порталы.