Мәктәп укучыларын көненә ике тапкыр ашатырлармы?
Икътисади кризис балалар сәламәтлегенә киртә була алмый. Россия хакимияте мәктәп укучыларын көненә ике тапкыр бушлай ашату белән тәэмин итмәкче. Бу турыда күптән түгел Россия Федерациясе Дәүләт Думасында булып узган түгәрәк өстәл утырышында сүз бара. Көн кадагында Федераль максатчан программаның “Россия Федерациясе мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмаларында, мәктәпләр, башлангыч һөнәри белем бирү оешмалары, урта махсус һәм югары уку йортларында балаларны тулаем ашату белән тәэмин итү индустриясен булдыру һәм устерү” концепциясе була.
Концепция авторы Лев Могилевский фикеренчә, Россиядә үзлектән үсеш алачак социаль туклану индустриясен төзергә кирәк. “Моның өчен дәүләт тарафыннан параметрлар билгеләнә, бу өлкәдә уңай шартлар тудырыла, инвесторлар хисабына инфраструктура төзелә, сәнәгый-логистик компанияләр исә, үз чиратында, тишле күләмдә һәм төрлелектә продукция җитештерә”, - дип аңлатты ул. Яңа технологияләр ризыкны югары температурада әзерләп, тиз арада суыту принцибына корылган. Мондый ризыкны өч атна дәвамында сакларга мөмкин.
Мәгариф бенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе Григорий Балыхин ассызыклавынча, Федераль максатчан программаны әлеге халәтендә тормышка ашыру катлаулы булачак. Бигрәк тә финанс кризис шартларында. Әйе, программаны финанслауда бюджеттан кала, эшкуарлык та катнашачак. Ләкин илнең барлык укучыларын да бушлай туклану белән тәэмин итеп булмаячак. Шуңа да Балыхин программаны тормышка ашыруны башлангыч сыйныфлардан (1-4нче сыйныфлар) башларга тәкъдим итте. Өстәвенә, әлеге проектта катнашкан затларга салым ташламалары каралү мөмкинлеген дә каралган. Могилевский үз проектында иң азы 15-20 елга каралган "салым каникуллары" турында сүз йөртә. Белгеч фикеренчә, юридик һәм физик затдар тәкъдим иткән товар-хезмәтләр бәясенә НДС (өстәмә бәягә салым) кертелергә тиеш түгел. Тагын бер “плюс”, программада катнашучы фирмаларны җир салымыннан, аренда өчен түләүдән дә азат итмәкчеләр. Электр энергиясе тотуга һ.б. дотацияләр бирү дә каралган.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы концепциягә ярдәм күрсәтәчәген белдерде. Финанс кризис эксперементаль проектларга да тискәре йогынты ясый. Мәктәптә туклануны оештыруга акча бирерлек инвесторлар табылмый. “Мәгариф” милли проекты исә 2012 елга кадәр генә каралган, алга таба да аны сузарлармы, билгеле түгел. Шуда күрә Федераль максатчан программа концепциясен күтәреп чыгарга кирәк, дип саный Мәгариф һәм фән министрлыгының Тәрбия , өстәмә белем һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәте демартаменты башлыгы Валентина Березина. Березина ведоствоара эш группасын төзергә тәкъдим итә.
Дәүләт Думасы вице-спикеры Надежда Герасимова исә концепцияне җентекле карап чыгу ягында. Аның фикеренчә, мәктәптәге туклануны яңарту гына җитми. Надежда Герсимова статистик мәгълүматлар китерә: бүген Россиядә башлынгыч сыйныф укучыларының бары 83 проценты гына кайнар ризык белән туклана. Кайнар аш ашаучы 5-9нчы сыйныфлар саны – 61 процент, өлкән сыйныфлар исә 55 проценттан да артмый. Өстәвенә, Россиянең 10 процент мәгариф оешмасында әле бүген дә ашханәләр юк.
Чыганак: window.edu.ru