1нче сыйныф укучылары укырга яңа стандартлар буенча 2010 елдан кабул ителә башлаячак
“Укучыларны яңа буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча 1 нче сыйныфка укырга кабул итү 2010 елдан башланачак, яңа стандартларга акрынлап күчәчәкбез”, - дип хәбәр итте бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин.
Аның сүзләреннән аңлашылганча, бүгенге көндә мәктәптә 1998 һәм 2004 елгы уку планнары буенча белем алучылар белем алу оешмаларын иске стандартлар белән тәмамлаячак. Бу уку планнары тагын 10 ел дәвамында - болар нигезендә мәктәпкә кабул ителгән беренче сыйныф укучысы мәктәпне тәмамлаганчыга кадәр гамәлдә булачак. “Монда татар теле дә, белем бирү стандартының 3 компонентлы булуы саклана”, - диде министр урынбасары.
Данил Мостафин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта мәдәни, милли һәм төбәк үзенчәлекләре исәпкә алынырга тиеш булган стандарт буенча Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасының профильле комитеты белән берлектә эш алып барыла.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru