belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Л.В.Занков системасы буенча белем алган 5нче сыйныф укучыларының төбәк интеллектуаль марафоны узачак

Л.В.Занков системасы буенча белем алган 5нче сыйныф укучыларының төбәк интеллектуаль марафоны узачак

16 Apr, 2009 Сылу 0
Л.В.Занков системасы буенча белем алган 5нче сыйныф укучыларының төбәк интеллектуаль марафоны узачак

Казан шәһәре Мәскәү районының 75нче гимназиясе базасында 17нче апрель көнне занковчыларның төбәк марафоны старт ала.

Чара гомуми белем бирү оешмаларында талантлы балаларны барлау, аларга үсәргә шартлар тудыру һ.б. максатлар белән оештырыла. Марафон ике турда узган:
• беренче тур (читтән торым) февраль – март айларында;
• икенче тур (турыдан-туры) 17нче апрельдә.

Марафонда республиканың 60тан артык 5нче сыйныф укучысы көч сынашырга уйлый. Ярыш барышында укучыларын алып килгән мөгаллимнәр өчен махсус түгәрәк өстәл үткәреләчәк. Аны Л.В. Занков исемендәге федераль фәнни-методик үзәге (Мәскәү) директоры С.Г.Яковлева алып барачак.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 16.04.2009 - 15:08):https://belem.ru/node/1417