Ульяновскида комендант сәгате кертелгән
16 яше тулмаган балаларга сәгать кичке 10:00дән соң үзләренә генә урамга чыгу тыела. Әлеге канунны үтәмәгән үсмерләрне милиционерлар тотып, әти-әниләренә штраф салачак. Комендант сәгате иртәнге 6:00гә кадәр дәвам итә. Шәһәр Эчке эшләр идарәсе мәгълүматларына караганда, балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләрнең 70 проценты нәкъ менә кичке вакытта була. Үсмерләргә карата эшләнгән җинаятьләрнең 60 проценты ды тәүлекнең шушы вакытына туры килә.
Кайбер әти-әниләр әлеге яңалыкка каршы. Алар фикеренчә, милиционерлар үзләрен тиешле дәрәҗәдә тотмаган үсмерләрне генә тотарга тиеш. Җәйге каникуллар исә балаларга “ау” сезонына әйләнер, дип хафалана.
Төнлә урамда тотылган балалар өчен әти-әниләренә 500 сумнан 1000гә кадәр күләмдә штраф каралган. Үсмер төнге клубта, яисә кафеда әти-әнисеннән башка йөрсә, штрафны әлеге оешма хуҗасы түләргә тиеш була. Штраф суммасы саллырак: 2000-5000.
Чыганак: www.5ballov.ru