Бөтендөнья электрон китапханәсе ачыла
15 Apr, 2009 Сылу 0
Китапханәне ЮНЕСКО штаб-фатиры 21нче апрель көнне ачып җибәрергә планлаштыра. Әлеге ресурс базасында сирәк басмаларны, карта һәм кулъязмаларны, хәтта кинолента һәм фотографияләрны карау, уку мөмкинлеге булачак. Веб-сайт материаллары җиде телдә тәкъдим ителә: гарәп, кытай, инглиз, француз, португал, рус һәм испан телләре. Кайбер материаллар башка телләрдә дә эленәчәк.
Чыганак: www.5ballov.ru