"Зирәк тиен" уен-бәйгесе
15 Apr, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Түбән Кама муниципаль районының башкарма комитеты мәгариф идарәсе, Түбән Кама шәһәренең сәләтле балалар белән эшләү буенча “Балаларга өстәмә белем бирү үзәге” мәктәп укучылары өчен татар теленнән “Зирәк тиен” исемле уен-бәйге оештыра.
Ярышта гомуми урта белем бирү оешмаларының 2-11нче сыйныф укучылары катнашырга мөмкин. Укучыларга 3 төркемгә бүленгән сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Беренче төркемдә чагыштырмача җиңел сораулар, икенчесендә авыррак биремнәр, өченче төркем сорауларына җавап бирер өчен әзрәк баш ватарга кирәк. Һәр сорауга 5 вариант җавап тәкъдим ителә.
Әлеге чара турында тулырак беркетелгән файлда.