Бүген Габдулла Тукай вафат булган көн
Иртәгә халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның вафат булган көне
Бүген бертөркем татар зыялылары башкаланың Яңа Татар бистәсе зиратына барып, халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның каберенә чәчәкләр салачак. Билгеле булганча, әлеге чара традицион “Апрель айлыгы” кысаларында үтә.
Г.Тукай — татар милли шигъриятенә нигез салучылардан. Рус мәдәниятендә мәшһүр Пушкин нинди бөеклеккә ия булса, Тукай да татар тарихында шул ук дәрәҗәне алып тора. Әле үзе исән чакта ук халкыбыз аны шагыйрь буларак таный.
Фани дөньяда шагыйрь бары тик 27 ел яшәп кала. Шуның 7-8 елына аның барлык иҗаты сыйган. 1913 елның 2 (15) апрелендә, 20 сәгать 15 минутта Г.Тукай мәңгелеккә күчә.
Шагыйрьнең вафаты милләтне нык тетрәндерә. Аны җирләгән көнне шәһәр һәм авыл мәдрәсәләрендә дәресләр булмый. Газета-журналлар редакцияләре кайгынамәләр, телеграммалар белән тула. Моңа шул еллардагы Петербург һәм Мәскәү матбугат басмалары дәлил булып тора.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru