Буа районы хәбәрләре
"Ел тәрбиячесе-2009" күчмә кубогы "Ромашка"да. Шушы көннәрдә “Ел тәрбиячесе” бәйгесенең финал өлеше җиңүчеләре билгеле булды. Финалда районның мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмалары арасында узган беренче тур җиңүчеләре, барлыгы 12 тәрбияче, көч сынаша. Менә алар: А.Багитова ("Ромашка"), Р.Сәйфетдинова ("Аленушка"), Г.Җамалетдинова ("Әкият"), И.Харитонова ("Кояшкай"), Л.Корнишина ("Теремок"), Т.Иванова ("Дюймовочка"), И.Иванова ("Алтынчәч"), Э.Гарипова ("Ак каен"), Е.Тимрякова ("Йолдызкай"), Бик-Үтидән Г.Ибәтуллина, Яскүл авылы балалар бакчасы тәрбиячесе О.Силина һәм Яшевкадан Т.Мурлатова.
Бәйгедә катнашучылар үзләре турында презентацияләр күрсәтә, спорт һәм музыкаль ярышларда көрәшә, юл-йөрү кагыйдәләрен белүен дәлилли. Балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар да чыгыш ясамый калмый. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ильнар Абзалов бәйге турында болай ди: “Тәрбияче һөнәрен бер генә сүз белән билгеләп булмый. Мин аларны “киләчәк төзүчеләре” дип атап, алга таба уңышлар теләр идем”.
Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Рәшит Сираҗиев тамашачы һәм жюри мәхәббәтен яулаган Л. Корнишинага Идел буе шәһәрләре буйлап теплоход сәяхәтенә юллама бүләк итә. Җиңүчеләрне да атыйк. “Ел тәрбиячесе” исеменә “Ромашка” мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмасы тәрбиячесе Айгөл Багитова лаек була. Икенче урын Рәшидә Сәйфетдиновада ("Аленушка"), өчен урын Гүзәлия Җамалетдиновада (“Әкият”). Узган елның Ел тәрбиячесе Алена Антонова Күчмә кубокны “Ромашка” балалар бакчасына тапшырды, дип хәбәр итә республикабыз районнары порталы.