Башкортстан татар укытучылары язучыларда кунакта булды
Башкортстан Язучылар берлегенең татар телле язучылар берләшмәсе республикада зур уңышларга ирешкән татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен матур очрашу оештырды.
Бу кичәгә Уфадагы татар гимназияләреннән һәм урта мәктәпләрдәге татар укытучылары, шулай ук республиканың кайбер районнары мөгаллимнәре килде.
Очрашуда татар шагыйрьләре һәм язучылары үзләренең иҗат яңалыклары хакында сөйләде һәм яңа шигырьләрен укып ишеттерде. Укытучылар исә милләт балаларына татар телен һәм әдәбиятын укытуда булган яңалыклар турында сөйләде һәм язучыларны да ешрак мәктәпләргә килергә чакырды.
Очрашу барышында Башкортстан Язучылар берлегенең татар телле язучылар берләшмәсе җитәкчесе Рәшит Сабит һәм башка әдипләр татар укытучыларына киләчәк эшләрендә дә уңышлар теләде һәм милләт балаларының иҗади мөмкинлекләрен ачуда, аларны әдәби иҗатка җәлеп итүдә матбугат белән тыгыз элемтәдә торырга киңәш итте.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru