Саннар урынына аларның синонимнарын куллану
Яңа тема өстендә эш.
1. - Укучылар, тактага карагыз әле. Мин сезгә бер табышмак яздым.
Шуның җавабын табыйк әле.
Бер төп борчак, унике кузак, шулар эчендә өч йөз алтмыш биш борчак. (ел, ай, тәүлекләр).
- Дөрес. Бу ел, ай, тәүлек сүзләрен саннар кулланып язарга буламы?
(ел - 365 көн, 12 ай; ай - 30, 31 көн; тәүлек - 24 сәгать).
- Укучылар, без моннан нинди нәтиҗә ясый алабыз? Бу сүзләр бер-берсен алыштыра алалармы? (Әйе, алыштыра алалар, чөнки алар бер үк вакыт аралыгын белдерәләр). Сөйләмдә уртак мәгънәле сүзләрне нинди сүзләр дибез? (синонимнар)
- Дөрес, укучылар. Бүген безнең дәреснең темасы да «Саннар урынына аларның синонимнарын куллану». Без сезнең белән ел, ай, тәүлек сүзләренең синонимик вариантлары белән таныштык. Сез үзегез тагын нинди саннарның, үлчәү берәмлекләренең синонимик вариантларын беләсез? (1 атна - 7 көн, 1 дистә - 10 данә, көн уртасы - көндезге сәгать 12, пар - 2 һ. б. ). Дөрес, укучылар. Калганнары белән дәреслектән укып танышырбыз.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Саннар урынына аларның синонимнарын куллану (VI сыйныф) | 9.89 KB |