Башлангыч сыйныф укытучылары игътибарына!
14 Apr, 2009 Сылу 0

Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты мәгълүматларына караганда, башлангыч сыйныф укытучылары өчен “2009-2010 елга икенче буын гомуми белем бирү дәүләт мәгариф стандартларын апробацияләү буенча комплекслы программа кысаларында эшнең төп юнәлешләре” (3 этап) дигән темага планлаштырылган курслар кичектерелә. Укулар 2009 елның 27-30нчы апрелендә узарга тиеш иде. Алар сентябрьгә күчерелә.
Тел.: 2366811, е-mail: ironsch@mail.ru
