Бөек Җиңүнең 64 еллыгына багышланган “Хәтер галереясе” интернет-проекты ахырына якынлаша
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 64 еллыгына багышланган “Хәтер галереясе” дип аталган республика Интернет-проекты узу турында хәбәр итә. Әлеге проект “Россия Федерациясендә 2006-2010 елларда патриотик тәрбия” дигән дәүләт программасы нигезендә тормышка ашырыла.
Әлеге проектта гомумбелем оешмаларында укучылар һәм өстәмә белем оешмаларында шөгыльләнүчеләр катнаша ала. Бу чара укучыларда патриотизм һәм гражданлык хисләрен, рухи һәм физик сәламәтлек булдыруны, милли үзаңны үстерүне, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгы турында тарихи хәтерне саклауны, укучыларда туган якны өйрәнүгә кызыксыну тудыруны максат итеп куя.
Конкурс ике этапта уза. Беренче этап - агымдагы елның 9 маена кадәр, икенчесе 2009 елның 22 июненә кадәр бара.
Әлеге проектта катнашучылар берничә геройны – Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарны: әбиләрен, бабайларын, туганнарын сайлап алып, алар турында мәгълүмат җыеп, зур булмаган эссе язарга тиеш. Алар шулай ук фотографияләр, видео һәм аудиоматериаллар туплый, әлеге кешеләрнең Бөек Ватан сугышында катнашуына багышланган иҗади эшләр барлыкка китерә. Җыелган материаллар һәм эссе wiki.iot.ru сайтында веб-бит рәвешендә урнаштырылырга тиеш.
Конкурста җиңүчеләргә сертификатлар, дипломнар һәм грамоталар тапшырылачак.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru