“Балалар илне рәсемгә төшерә” Республикакүләм бәйгесе
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына багышлап, “Балалар илне рәсемгә төшерә” исемле Республикакүләм рәсем бәйгесе игълан итә.
Ярышка гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә, сәнгать студияләре һәм түгәрәкләрендә белем алучы 6-10 яшьтәге рәссамнар чакырыла.
Хәрәкәттә – көч, кызыклы спорт төрләре белән шөгыйльләнү, ярышу рухы - бу бәйгенең төп идеяләре. Кызлар-малайлар буяу һәм пумала ярдәмендә шул идеяләрне кәгазьгә төшерергә тиеш.
Җиңүчеләрне агымдагы елның май урталарына билгеләү планлаштырыла. Төгәл дата алга таба мәгълүм булачак. Җиңүчеләргә диплом һәм бүләкләр каралган. Рәсемнәрне Казан шәһәре, М. Горький урамы, 9нчы йорт адресы буенча (“Бердәм Россия” партиясе оештыру комитеты) 1нче майга кадәр юллап өлгерергә кирәк.
Бәйгенең нигезләмәсе белән беркетелгән файлда танышырга мөмкин.