Татарстанлылар россиякүләм олимпиадаларда җиңә
Смоленскида мәктәп укучыларының рус теленнән россиякүләм олимпиадасы тәмамланды. Ярыш 6-12нче апрельдә узды. Олимпиадада Татарстаннан да 5 укучы катнаша. Болар: Казан шәһәре Яңа-Савин районының 7нче гимназиясе укучысы Диана Гәләветдинова (11нче сыйныф), Авиатөзелеш районының 37нче гимназиясе укучысы Регина Нуриева (10нчы сыйныф), Яр Чаллы шәһәренең 19нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Карина Солтанова (11нче сыйныф), Яр Чаллының А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицее укучысы Алинә Гөмәрова һәм Казанның Аваиатөзелеш районында урнашкан 145нче физика-математика лицее укучысы Алинә Сабирова (10нчы сыйныф).
Диана Галәветдинова һәм Алинә Сабирова олимпиадада призлы урыннар ала. Карина Солтанова исә тагын 3 чыгарылыш сыйныф укучысы белән беррәттән беренче урынга лаек була.
Татарстан командасын Яңа Савин районының 7нче гимназиясе укытучысы Валентина Аракчеева җитәкли.
Фикерләр
Кунак
14 Апрель, 2009 - 19:26
Permalink
Линар
Яр Чаллының А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицее укучысы Алинә Гөмәрова минем классташым. Мин анын белэн горурланам. Афэрин!!!
Сылу
15 Апрель, 2009 - 12:29
Permalink
Котлыйбыз!
Яр Чаллы шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге лицей укучылары, укытучылары турында күп язарга туры килә. Тикмәгә түгел, ул - күп кенә мәгариф оешмаларына үрнәк булырдай уку йорты.
Кунак
14 Апрель, 2009 - 17:14
Permalink
Татарлар русчаны руслардан яхшы белә...
Татарлар шулай нык руслашкан, хәтта чын русларга караганда да русчаны яхшырак беләме?
Русларга шулкадәр ихтирам йөзеннән менә дигән итеп бездә рус теле өйрәтәләр, ә руслар татарларны санга да сукмый, Татарстанда яшәп татар теленә дә битараф кала баралар. Дөресме инде бу???
Сылу
14 Апрель, 2009 - 17:18
Permalink
!!!!!
Чыннан да, Татарстанның данын яклап баручыларның барысы да татар исем-фамилияләрен йөртә икән!!!