«Балалар» SMS-акциясе
Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән “Без булдырабыз” республика хәйрия акциясе кысаларында Татарстанда “Балалар” SMS-акциясе старт алды.
Акциянең максаты: балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, авыр диагноз куелган сабыйларга, хастаханәләргә, реабилитация үзәкләренә медицина һәм спорт җиһазларын сатып алуга акча җыю.
Акцияне «Первый канал» ачык акционерлык җәмгыяте, Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советы, Татарстан Республикасының «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештыра.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы да әлеге республика масштабында уздырыла торган акциягә ярдәм итәргә чакыра.
Акциядә 5075 номерына «ДЕТИ» сүзе язылган СМС юллап катнашырга мөмкин (бәясе 30 сум). Нәтиҗәләр Халыкара балаларны яклау көнендә – 1нче июньдә ясалачак. "Таттелеком" абонентлары исә акциядә өй телефоны ярдәмендә дә катнаша ала. Моның өчен 8-140 номерын җыеп, 30 сум күчерү теләге булса 1 төймәсенә, 50 сум күчерү өчен 2 санына, 100 сум – 3кә басарга кирәк. Җирле һәм зона эчендәге тоташтыру өчен акча алынмый.