БДИмы, иншамы?
Россия Язучылар союзы съезды катнашучылары Россия Федерациясе Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итеп резолюция кабул иткән. Документта сүз рус теле һәм әдәбиятыннан БДИны бетереп, бу фәннәрдән элеккеге имтиханнарны кайтару турында бара. Язучылар рус теле һәм әдәбиятыннан язма һәм телдән тапшырыла торган сынауларны кире кайтаруны сорый.
Россия Язучылар союзы съезды апрельнең 8-9ында узды. Биредә көтелгән 204 делегаттан 201 кеше катнашкан. БДИга бәйле бәхәсләр биредә имтиханнарның әлеге формасы рәсмиләштерелгән вакыттан бирле бара. Әйе, сынауның объектив характерга ия булуы, абитуриентларның илнең теләсе кайсы югары уку йортына керү мөмкинлегенә ия булуы БДИның уңай якларыннан санала. Ләкин тестлар ярдәмендә укучыларның тел байлылыгын, фикер йөртешен белеп булмый. Әдәбиятта исә болар беренче урында тора.