БДИ-2009
БДИ якынлашкан саен Интернет челтәрендә әзер җаваплар, чишелешләр тәкъдим иткән сайтлар саны да арта. Ләкин капкынга эләгергә ашыкмагыз. БДИның рәсми мәгълүмати порталы хәбәр итүенчә, мондый сайт-порталлар ярдәменнән куллансагыз, сынауны бөтенләй бирмәү куркынычы бар. Шуны истә тотарга кирәк: БДИны заманча уздыру технологияләре имтихан биремнәренә вакытыннан алда җаваплар алу мөмкинлеген юкка чыгара. Бу уңайдан, алданучылар санын киметү өчен, БДИның рәсми мәгълүмати поталында ялган сайтлар исемлеге тәкъдим ителә. Сез аны беркетелгән файлда таба аласыз.
БДИга әзерлек чорында бары рәсми сайт-порталларга гына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә алар саны исәпле. Бу – федераль статуска ия сайт һәм порталлар (алар 7) һәм БДИ буенча региональ мәгълүмати ресурслар (алар 45).
Һәрхәлдә, ялган сайтларга юлыгу, аларга мөрәҗәгать итү дә юктан түгелдер. Әйтик, файдалы сайтлар исемлегендә күрсәтелгән Татарстан сайты ни сәбәпледер эшләми.
Ләкин борчылырга урын юк. Татарстан укучылары өчен махсус БДИга багышланган Мәгариф сыйфатына мониторинг үткәрү республика үзәге сайты бар (http://www.rcmko.org). Әлеге сайт Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителә. Биредә БДИга кагылышлы норматив документлар, демоверсияләр һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына, мөгаллимнәргә файдалы булырдай башка мәгълүмат табарга мөмкин.
Фикерләр
Сылу
9 Апрель, 2009 - 10:51
Permalink
Өстәмә
БДИдан әзер җаваплар тәкъдим итүче сайтларга юлыккан очракта, моны webmaster@ege.edu.ru яисә press@obrnadzor.gov.ru адресларына хәбәр итү сорала.