Азнакайда укытучылар җыены
26нчы март көнне бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары Азнакай шәһәре мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган “Әхлаклы булу – сәламәт яшәү рәвеше үрнәге” дигән фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Конференциядә Азнакай, Әлмәт, Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, халыкара мәгълүматлаштыру Академиясе академигы Әнвәр Хәйри, галим, педагогия фәннәре кандидаты В.С.Казыйхановлар да катнашты.
Т.Табын гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.В.Мөхәмәтгәрәева “Ата аркасы – кала капкасы”, Ю.Табын гомуми төп белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ф.Н.Гыйльманова “Бала күңеле серле дөнья”, Симәк гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Д.З.Садретдинова “Әхлаклылык бизи кешене” дигән темаларга чыгыш ясадылар, дип хәбәр итә Мөслим районының мәгариф порталы.