Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр буенча зачет
24 Feb, 2008 Раил Гатауллин
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Мөслим районы Баланлы урта мәктәбе укытучысы Якупова Гөлшат Шаһәдәт кызы
Гади җөмләләрнең ничек итеп иярчен җөмлә булып оешуларын, аналитик иярчен җөмлә төзелеше турында фронталь сорауларга җаваплар алу рәвешендә искә төшерү. Иярчен ия җөмлә: кем? нәрсә? Иярчен хәбәр җөмлә: нинди? нәрсә? нәрсәдән? кемгә? сорауларына җавап булып килүләрен мисаллар белән раслана.
Укытучының кереш сүзе. Тикшереләчәк җөмләләрдәге иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне табарга. Белдерүче чараларны табарга, баш җөмләне әйтергә. Дәреснең максаты әйтелә.
Сыйныф икегә бүленә. Беренче команда иярчен ия җөмлә, икенче команда иярчен хәбәр җөмләләрне анализлый (укучылар чиратлашып әйтәләр). Таблицадагы җөмләләр анализлана.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр буенча зачет (VIII сыйныф) | 15.27 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: