Татарстанда «Республика зарядкасы» старт алды
Бүген иртән “Яңа гасыр” каналын кабызучылар игътибар иткәндер, биредә “Республика зарядкасы” исемле яңа проект башланды. Хәзер республикабызның һәр мәгариф оешмасында уку көне зарядкадан башланачак. Бу уңайдан проект тагын да нәтиҗәлерәк башкарылсын өчен Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы түбәндәге комплекслы чаралар күрергә тәкъдим итә:
1. Укучылар саныннан чыгып һәм техник куркынычсызлык, санитар-эпидемиологик норма-кагыйдәләрне исәпкә алып, һәр мәгариф оешмасында зарядка үткәрү өчен бүлмәләр каралырга тиеш.
2. Мәгариф оешмасының белем бирү процессы графигына туры китереп, зарядка үткәрү тәртибен булдыру сорала.
3. Укыту процессы графигын исәпкә алып, һәр уку йорты “Республика зарыдкасы” проектының физик күнегүләр комплексы видеоязмасын әзерләргә тиеш.