Ижауның татар балалары "Йолдызлар яңгыры"нда катнаша
25 апрельдә күрше Удмуртия Республикасының Ижау шәһәрендә яшәүче татар балалары арасында “Йолдызлар яңгыры” дип аталган иҗади фестиваль-бәйге узачак. Удмуртиядә бу бәйге республика күләмендә инде икенче тапкыр үтәчәк.
Удмуртиянең Милли сәясәт министрлыгы, Мәгариф министрлыгы гамәлгә куйган әлеге фестивальне татар халкының мәдәни традицияләрен саклау, аларны яңа буынга тапшыру, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү һәм халык иҗатын үстерү максатында җирле Халыклар дуслыгы йорты, төбәкнең Татар милли-мәдәни мохтарияте, Татар иҗтимагый үзәге, татар яшьләренең “Иман” берлеге оештыра.
“Йолдызлар яңгыры”нда 7дән алып 17 яшькәчә татар балалары - үзешчән сәнгать коллективлары, шулай ук аерым солистлар катнаша ала. Аларның чыгышлары өч категориядә - 7-9 яшьлекләр, 10-13 һәм 14-17 яшьлекләр арасында бәяләнәчәк. Җиңүчеләр исә җыр, бию, музыка уен коралында оста уйнау, нәфис сүз номинацияләрендә билгеләнәчәк.
Чыганак: www.intertat.ru