2009 ел ахырына Татарстанның барлык мәктәпләре “төбәк” Интернетына күчәчәк
Бүгенге көндә Татарстанның 1152 мәктәбе “Интеграцияләнгән дәүләт телекоммуникация системасы” элемтә операторы хезмәтләреннән файдалана.
Бу хакта бүген “Татар–информ” агентлыгына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирүдә мәгълүмати технологияләрне үстерү бүлеге башлыгы Надежда Сулимова белдергән. Аның сүзләренә караганда, агымдагы ел ахырына кадәр Татарстанның тагын 1000нән артык мәктәбе “Интеграцияләнгән дәүләт телекоммуникация системасы” хезмәтләреннән файдалана башлаячак. Н.Сулимова ышандырганча, калган мәктәпләрнең төп өлеше 2009 елның 1 сентябренә кадәр үк “федераль” Интернеттан “төбәк” Интернетына күчәчәк.
Искәртеп узабыз, “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты нигезендә, федераль хакимият мәктәпләрнең интернет–трафигын тоташтырган вакыттан алып ике ел дәвамында түләргә тиеш иде. Әлеге вакыт чыккач трафикны түләү төбәк бюджеты акчалары хисабына гамәлгә ашырылырга тиеш.
“Шул рәвешчә, Хөкүмәтебез республика мәктәпләрендә Интернет челтәренә тоташуны оештыру буенча барлык чыгымнарны да үз өстенә ала”, – дип ачыклык керткән Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru