Татарстан мәктәпләренә «Linux» ирекле программа тәэмин ителешен кертү буенча очрашу узды
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Татарстан мәктәпләренә «Linux» ирекле программа тәэмин ителешен кертү һәм үстерү мәсьәләләре буенча очрашу уздырды. Анда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары Л.Ногманова, Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов, “Центр” җаваплылыгы чикләнгән оешма генераль директоры Александр Николаев, «Alt Linux» компаниясе генераль директоры Алексей Смирнов катнашты. Билгеле булганча, 2007-2008 уку елында Татарстан урта мәктәпләре бу программа тәэмин ителешен кертү өчен сайлап алынган иде.
Министрлыкның рәсми сайты хәбәрләренә караганда, лицензияле программа тәэмин ителешенең база пакетына мәктәп компьютерлары һәм укытучыларның шәхси компьютерлары өчен программа продуктлары кергән.
Людмила Ногманова хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта татар модуле эшләнгән. Аны татар грамматикасы һәм сүзлекләр кертеп камилләштерү, шулай ук татар җырлары һәм китаплары кертеп, тиешле контент җыю зарур.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru
Фикерләр
Сылу
6 Апрель, 2009 - 19:05
Permalink
Кабул ителде
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган чараларны һәрдаим яктыртып барырга тырышабыз.
Татар телендә яктыртуга, боерыкларга килгәндә, әлеге проектның бер максаты нәкъ менә шул кимчелекне каплау. Калган сорауларга җавапны белешү сорала.
Кунак
6 Апрель, 2009 - 18:15
Permalink
Теләк
Белем ру. проекты - "2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын үтәү максатында ясалды".
Әлеге максат һәм финанс ярдәмгә таянуга бәйле, мәгариф министрлыгы эшчәнлегенең (җыелышмы ул, киңәшмәме һ.б.)татар теленә нинди мөнәсәбәттә булуын һәрдаим игътибарда тотсагыз иде, һәм дә бу турыда һәрчак мәгълумат биреп торсагыз иде. Чөнки, мәгариф министрлыгының татар теленә карата мөнәсәбәте бик начар. Мәктәпләргә боерыклар да татар телендә килми. Шул сәбәпле ул үзе үк, хөкемәт органы буларак, аның кануннарын боза!
Инде тагын бер сорау. Милли компонент мәсьәләсе бүгенге көндә нинди стадиядә эленеп тора икән. Яңа уку елына озак вакыт калмый. Ә вакыт бара...
Кунак
5 Апрель, 2009 - 11:41
Permalink
Сорау
Татарстан мәдәният министрлыгы Татарстан кануннарына, икетеллеккә таянып эшләргә тиеш. Шул сәбәпле сораулар бар иде. Мәгълумати мөмкинлекләр белән кулланганда татар теле үсеше ни дәрәҗәдә каралган? «Linux» ирекле программасы тарату, куллану өчен күпме акча сарыф ителәчәк?
Тагын бер сорау сезгә - белем.ру га кагылышлы. Сез нинди сайт? Дәүләтнекеме, шәхсиме?. Сезгә кемнәр ярдәм итә. Штатыгыз бармы, дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтеләме. Аныклык кертерсез дигән фикердә калам.
Сылу
6 Апрель, 2009 - 10:35
Permalink
"Белем.ру" - шәхси сайт.
www.belem.ru - "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең бер проекты. Шулай булуга карамастан ул керем алуга юнәлтелмәгән - проект 2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын үтәү максатында ясалды. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек бүлеге күзәтүе астында эшләп килә.