Казанда укучыларның Н.Лобачевский исемендәге X Идел буе фәнни конференциясе башланды
Җомга көнне Казанда укучыларның Н.Лобачевский исемендәге X Идел буе фәнни конференциясе башланды. Кичен әлеге җыен “УНИКС” спорт-концерт комплексында тантаналы рәвештә ачылды. Тантанада Казан дәүләт университеты проректоры Владимир Бухмин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе карамагындагы Мәгълүмат-диагностика үзәге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова катнашты.
Конференция эшендә катнашу өчен, башкалага Ульяновск, Башкортстан, Саха (Якутия), Мари Эл Республикалары; шулай ук Киров, Свердловски, Саратов өлкәләре укучылары килде. Өч көн дәвамында барачак җыенда Татарстанның Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән, Мамадыш, Бөгелмә, Кама Тамагы, Зәй, Лениногорски, Балтач, Кукмара районнары укучылары үзләрен табигый-гуманитар юнәлештәге фәнни эшләрен тәкъдим итәчәк. Секция утырышлары 28-29нчы мартка билгеләнгән. Анда 612 кеше катнашыр дип көтелә.
Проректоры Владимир Бухмин, укучыларга мөрәҗәгать итеп, ил алдына мөһим бурычлар куелуын, җәмгыятьнең чималга нигезләнгән икътисадтан белемнәргә таянган икътисадка күчәргә тиешлеген бедерде. “Якын киләчәктә нәкъ менә сезнең ачышларыгыз уңыш алып киләчәк”, - диде В.Бухмин.
Данил Мостафин сүзләренчә, алга таба фән һәм мәгариф, мәктәп һәм вузларның хезмәттәшлеге үсеш алачак, үз җимешләрен бирәчәк. “Мондый конкурслар сезне кызыксындырсын, үз идеяләрегезне тормышка ашырыгыз”, - диде министр урынбасары.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru