Мәҗбүри физкультура
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы илнең барлык регион мәктәпләрендә дә мизик культура дәресләре сәгатьләрен арттырыга планлаштыра. Алар атнасына өч дрестән дә ким булмаска тиеш икән. Үзгәрешләр югары уку йортларына да кагылачак. Чөнки биредә 80 % студентны спорт белән шөгыльләнергә мәҗбүр итмәкчеләр.
“Барлык баскыч белем бирү оешмалары өчен стандартлар эшләнеп бетү стадиясендә. Спорт һәм физкультура дәресләренең мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында мәҗбүри үткәрелүе расланачак”, - дип белдергән Россия Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко президент каршындагы физкультура һәм спортны үстерү советы утырышында.
Киләчәктә мәктәпләрдә физкультура атнасына 3 сәгать мәҗбүри, 2 сәгать өстәмә рәвештә укытылачак. Бу – министрлык тәкъдиме.
Чыганак: window.edu.ru
Фикерләр
Кунак
30 Март, 2009 - 09:01
Permalink
Мәҗбүри физкультура
Кирәкле эш. Ләкин специалистларның үз югарылыгында эшләве сорала.
Кунак
12 Ноябрь, 2009 - 23:27
Permalink
физкультура турында
Мәктәпләр спорт инвентарьларына кытлык кичерә. Финанслау булмаганда алынмаган снарядлар белән укытып баланың сәламатлеген арттырып булмаячак. Китаптан гына карап эшли торган эш тугел бит ул- физкультура укыту.
Кунак
30 Март, 2009 - 11:25
Permalink
Нур
Сәламәт яшәү кешенең табигый яшәү рәвеше булырга тиеш ул.
Фурсенко матиматика фәне баларга начар йогынты ясый ди. Шул сәбәпле физкультура сәгатьләрен артыру илгә таза, сау-сәламәт физик коллар кирәк булудан чыгып, ирексезләп эшләнә.
Кунак
30 Март, 2009 - 12:01
Permalink
мәҗбүри физкультура
Бик әйбәт булыр ,бик кирәкле һәм вакытлы эш