Яр Чаллы яңалыклары
24 Mar, 2009 Сылу 0
Шәһәрдә балаларның җәйге ялын оештыруга әзерлек башланган. Быел Социаль иминият Фонды тарафыннан Яр Чаллы шәһәренә балаларның җәйге лагерьларда ялын оештыру өчен 53 млн. сум күләмендә акча бүленеп бирелгән. Бу мәктәп каршында эшләүче лагерьлардан кала.
Әлеге сумма шәһәрдә урнашкан барлык оешма һәм предприятияләрнең гаризаларын канәгатьләндерү өчен җитәргә тиеш белдерелә.
Ел башыннан инде 7 мең юлламага гариза алырга өлгергәннәр. Аларның 3 меңе 34 млн сумга, ә калган 4 меңе 18, 6 млн сумга исәпләнгән, дип хәбәр итә муниципаль районның рәсми сайты.