Татарстан Республикасының югары һәм урта мәктәбендә француз теле укытучыларының квалификациясен күтәрү семинары
Кичә ТДГПУда “Француз теле һәм аны укытуның инновацион методикасы” исемле семинар узды.
Семинарны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Франциянең Россиядәге Илчелеге, Татарстан Республикасының мәдәният хезмәткәрләре һәм француз теле укытучыларының “Альянс” исемле иҗтимагый оешмасы, француз теленә ярдәм итү фонды катнашында Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты оештыра.
Чарада француз теле укытучысы мадам Мерием Лелонг, Франциянең Россиядәге Илчелеге вәкиле Флориан Видаль әфәнде һәм башкалар, һәм башкалар катнаша.
Семинарга республикабыз район һәм шәһәрләреннән (Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Арча, Актаныш, Буа, Биектау, Кама Тамагы, Питрәч, Теләче, Норлат, Саба, Чирмешән пуниципаль районары) 137 педагог килә.
ТДГПУның фундаменталь китпаханәсе сирәк француз басмаларының күргәзмәсен оештыра. Шулай ук француз теленнән чыгарылган яңа китаплар да тәкъдим ителә, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән министрлыгы.