Резидә Вәлиева: “Безнең язлар мәңге Тукайлы”
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган шагыйрә Резидә Вәлиева татар әдәбиятында үз урынын булдырган шәхес. Резидә ханым Вәлиева бөтен гомерен иҗатка багышлаган бәхетле хатын-кызларыбызның берсе. Ул 1930 елның кояшлы язында тугандаш республика Башкортостанда дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетына укырга керә. Өч дистә елдан артык Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты бүлегендә мөхәррир булып эшли.
Р.Вәлиеваны нигездә балалар язучысы дип атасак та, аның өлкәннәр өчен атап язылган әсәрләре дә бихисап. Шагыйрә иҗаты табигатькә, туган илгә, туган телгә кайнар мәхәббәт белән сугарылган.Укучылар әнә шул ихлас хисләрне шундук тоемлап ала һәм шагыйрәнең иҗатына чума. Резида ханымны без популяр җырлар авторы буларак та яхшы беләбез. “Чык син, иркәм, Идел буйларына”, “Оч син, җырым”, “Сүнде мәхәббәт, сүрелде күңел” җырлары халык күңелендә яши.
Шагыйрәнең иҗатында Тукай исеме дә үз урынын алган. Габдулла Тукайның әдәби музеенда “Бездә кунак бар” циклының чираттагы утырышы да нәкъ менә Р.Вәлиевага багышланды. Анда шагыйрә үз иҗаты, уйланулары белән уртаклашты. Укучылар сорауларына җавап бирде. “Безнең язлар мәңге Тукайлы” дигән шигырен укыды.
Чыганак: www.intertat.ru