Буа районы хәбәрләре
23 Mar, 2009 Сылу 0
Р.З. Сәгъдиев исемендәге урта мәктәпнең IX “Б” сыйныф укучысы Гөлнара Хәсәнҗанова гаилә турында туган телдә язылган иншалар бәйгесендә беренче урынга лаек була. Сүз республика күләмендә уздырылган “Туган тел – минем гаиләм теле” исемле бәйге турында бара. Нәтиҗәдә кызга Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән Диплом һәм кәрәзле телефон бүләк итәләр.
Быел Гөлнараның башка җиңүләре дә була. Әйтик, татар әдәбияты буенча уздырылган олимпиаданың район турында ул I урын, ә республика этабында III урын ала, диелгән республика районнары рәсми порталында.