Яңа министр
Татарстан Хөкүмәтендә янә үзгәрешләр. Кичә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Указлары нигезендә дүрт министрлыкка яңа җитәкчеләр билгеләнде. Шуларның берсе Мәгариф һәм фән министры кәнәфиенә кагыла. Әлеге вазыйфа Наил Вәлиев республика парламенты депутаты булып сайлангач вакант урынга әйләнгән иде.
Яңа министр итеп, әйтергә кирәк, көтмәгәндә Казан дәүләт университеты профессоры Альберт Гыйлметдиновны билгеләделәр. Бер ел элек ул шул ук ведомствода министр урынбасары булып та эшләгән иде. Белгечлеге буенча яңа министр физик.
Альберт Гыйлметдинов халыкара масштабтагы конференция һәм симпозиум эшләрендә катнашкан (АКШ, Канада, Германия, Словения, Норвегия, Бразилия, Венесуэла, Швеция, Аргентина, Бөекбритания, Мексика, Польша, Чехия, Тайвань, Төркия һәм Россия).
"Journal of Analytical Atomic Spectrometry", "Spectrochimica Acta-Atomic Spectroscopy", "Canadian Journal of Analytical Sciences and Spectroscopy" кебек халыкара журналлар редколлегиясе әгъзасы.
Аналитик химиядән Россия Фәннәр Академиясе әгъзасы, АКШ спектроскопик җәмгыяте һәм Нью-Йорк фәннәр академиясе әгъзасы.
Галим нинди җитәкче булыр? Моны вакыт кына күрсәтә ала.
Кызганыч, әмма бу министрлыкта җитәкчеләр бик еш алмашына, соңгы тугыз ел эчендә генә бу инде дүртенче министр.