belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Равил Бохараев казанлыларны әдәби кичәгә чакыра

Равил Бохараев казанлыларны әдәби кичәгә чакыра

18 Mar, 2009 Сылу 0
Равил Бохараев казанлыларны әдәби кичәгә чакыра

18нче мартта сәгать 18.00да Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музеенда танылган шагыйрь Равил Бохараевның әдәби кичәсе үтә.

Үзенең укучыларына ул яңа әсәрләрен – “Җанымны иреккә җибәр” дип аталган шигырьләр җыентыгын һәм “Татар шигъриятенең тарихи антологиясе” китабының икенче кисәген тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгы.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 18.03.2009 - 16:15):https://belem.ru/node/1224