belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Укытучыларга кризис куркыныч түгел!

Укытучыларга кризис куркыныч түгел!

18 Mar, 2009 Сылу 3
Укытучыларга кризис куркыныч түгел!

Кризис, кризис, дисәк тә укытучыларның хезмәт хакы мондый шартларда киметелмәячәк. Бу турыда кичә журналистларга Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко хәбәр итте.

«Укытучыларның хезмәт хакы кыскартылмаячак – бу дәүләт гарантиясе», - дип белдерде министр. Андрей Фурсенко сүзләренә караганда, былтыр педагогларның хезмәт хакы күләме 30 процентка арттырылган. Быел ул бер тиенгә дә киметелмәячәк.

Ләкин өч елга планлаштырылган бюджет белән чагыштырганда мәгариф өлкәсен үстерүгә китәчәк финанслар күләме киметелергә мөмкин. Ихтыяҗ булган белгечләрне әзерләү өчен казнадан 40 миллиард сум акча бүленеп бирелгән. Димәк, аның бер өлеше барыбер мәгариф оешмаларына кайтачак, дип ачыклык кертте министр.

Министр ассызыклавынча, финанс кыскартулар беренче чиратта капиталь кертемнәргә кагылачак.

Likes: 
 

Фикерләр

Кунак сурәте

Кунак

26 Март, 2009 - 10:44

Permalink

Нишләп киметелерлек урыны булмасын, бар...

Бәяләр, төрле түләүләр арта тора бит. Хезмәт хакы шул сәбәпле кимеп бара...

Кунак сурәте

Кунак

18 Март, 2009 - 16:24

Permalink

шул-шул

Менә шул уртача хезмәт хакы дип күз буяу банкир белән укытучыны тигезләп куя инде.

Раил Гатауллин сурәте

Раил Гатауллин

18 Март, 2009 - 14:32

Permalink

Киметелер урыны бармы соң аның?

Кызык, киметелергә мөмкинлек тә юк ич инде... Пенсионерлар и то күбрәкләр акча ала ахрысы... Бәлки ялгышамдыр.
Уртача хезмәт хакы республикабызда 15000 тирәсе, диләр. "Кул күтәрегез" әле, кайсы укытучы шуның кадәр акча ала?


Ихтирам белән, Раил Гатауллин


URL (яңартылу датасы: 18.03.2009 - 14:27):https://belem.ru/node/1221