Казанда “Тере чишмә” фестиваль-бәйгесе үтәчәк
21-22нче мартта Казан шәһәренең 5нче Балалар музыка мәктәбендә (Шаляпин ур., 43нче йорт) Халык музыка сәнгатенең “Тере чишмә” ачык республика фестиваль-бәйгесе уза.
Катнашучылар түбәндәге номинацияләр буенча чыгыш ясаячак: халык уен коралларында ялгыз уйнау, халык җырларын ялгыз башкару, фольклор-җыр ансамбле, халык уен кораллары ансамбле һәм оркестры. Фестиваль-бәйгедә катнашучылар ике яшь төркеменә бүленәчәк: 11 яшькә кадәр (кече төркем), 18 яшькә кадәр (өлкән төркем).
“Тере чишмә – 2009” бәйгесендә катнашу өчен Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсенең 10 музыка мәктәбеннән, сәнгать мәктәбе, гомумбелем мәктәпләре һәм балалар иҗаты үзәкләреннән 90 гариза кабул ителгән.
Бәйгедә 5 тән 17 яшькә кадәр 230 укучы катнаша. Алар арасында халык уен кораллары оркестры саны – 2, уен кораллары ансамбле – 17, вокаль ансамбль – 9, халык уен коралларында уйнаучылар – 50, халык җырларын башкаручылар – 11.
21нче мартта сәгать 11.00да халык уен коралларында ялгыз уйнау, халык җырларын ялгыз башкару, 22нче мартта сәгать 11.00да фольклор-вокаль ансамбль, халык уен кораллары оркестры номинацияләре буенча конкурс тыңлаулары үтә.
22нче мартта сәгать 16.00да җиңүчеләрне бүләкләү һәм фестиваль-бәйгенең йомгаклау Гала-концерты була, дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгы рәсми сайты.