Татарстанның акыллы башлары
Күптән түгел Казан шәһәре Яңа Савин районының 7нче интернат-лицеенда математикадан XI республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабы узды. Абсолют җиңүче итеп Мәскәү районының 122нче гимназиясе укучысы Никита Чернега таныла. Бүләк тә саллы – ноутбук.
Шәһәр мәктәпләре арасында II урынны Вахитов районының 39нчы мәктәп укучысы Владимир Сухарев ала. Аңа бүләккә цифрлы видеокамера бирәләр. Шәһәр мәгариф оешмалары арасында III урынны Бөгелмәнең 1нче мәктәбе укучысы Артем Курлянов яулый. Өенә ул mp3 плеер белән кайтып китә.
Азнакай районы егетләре Илдус Шәрифуллин һәм Артем Едутов авыл мәктәпләре арасында 2 һәм 3 урыннарга чыга.
Өстәвенә, жюри тарафыннан иң яхшы 3 мәктәп билгеләнә. Болар:
• Яр Чаллы шәһәренең 26нчы мәктәбе;
• Казан шәһәре Вахитов районының 39нчы мәктәбе;
• Яшел Үзән шәһәренең 3нче гимназиясе.
Республиканың иң яхшы командалары итеп түбәндәгеләр таныла:
• Яр Чаллы шәһәре командасы
• Казанның Вахитов районы командасы
• Түбән Кама укучылары
Беренче өчлеккә кермәгән катнашучылар да игътибардан читтә калмый. 4-14 урыннар яулаган кызлар-егетләр туристик фирмадан сертификатлар белән бүләкләнде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы.