«Ломоносов 2009» олимпиадасы
16 Mar, 2009 Сылу 0
Агымдагы елның 28нче мартында М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында чит телләрдән олимпиада старт ала. Биредә Россия Федерациясе субъектларында урнашкан барлык мәктәп, техникум һәм урта һөнәри училище чыгарылыш сыйныф укучылары көч сынаша ала. Дистанцион турның сайты: www.lingvograd.ru.
Быел олимпиада 6 чит тел буенча уздырылачак. Болар: инглиз, немец, француз, итальян, испан һәм болгар телләре. Ярыш ике турда үтәчәк.
I тур – Дистанцион – 2009 елның 28нче мартында
II тур – 2009 елның 8,10нчы маенда
Олимпиада сайты: http://www.ffl.msu.ru/prospective-students/olympiads/lomonosov_09/
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Регламент Дистанционного тура Олимпиады по иностранным языкам.doc | 38 KB |
Очный тур.doc | 31 KB |