Игътибар! КДУ олимпиада уздыра
В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә мәктәп укучыларын геология буенча уздырылачак республикакүләм ачык олимпиадага чакыра.
Олимпиада ике этапта уза. Беренчесе, читтән торып. Тәүге тур биремнәрен уңышлы чишкән укучылар киләсе турга чакырылачак.
Җавапларны 6нчы апрельга кадәр оештыру комитетына юлларга кирәк. Икенче тур читтән торып уза торган этап нәтиҗәләре билгеле булган көндә старт ала.
Биремнәр чишелешен дәфтәр битләрендә яисә реферат рәвешендә (А4 форматында) җибәрергә кирәк. Хатны КДУның геология факультетына юллау сорала. Эштә укучының исем-фамилиясе, әтисенең исеме, регион, район, мәктәп номеры, сыйныфы һәм укытучысының исем-фамилиясе язылырга тиеш.
Читтән торып узу турында иң күп балл җыйган 30 катнашучы киләсе республикакүләм турга чакырыла.
Оештыру комитеты адресы: 420111, Казан, Кремль ур., 4/5, КДУның геология факультеты, регионара геология һәм файдалы казылмалар кафедрасы.
Телефон: (843) 292-52-60
E-mail: geo.class@ksu.ru