Америка балалары 4 көнлек укуга күчә
16 Mar, 2009 Сылу 2
Икътисади кризис АКШ мәктәпләрен 4 көнлек эш графигына күчәргә мәҗбүр иткән. Бүген 17 штатның аерым районнарында мәктәпләр атнасына дүрт кенә көн укыта. Биредә финанс хәл аеруча киеренке. Җирле үзидарә вәкилләре әлеге авыр ситуациядән чыгу юлын эзли. Дәресләр санын үзгәртеп, сыйфатлы белем бирүгә кайтырга кирәк, ди алар.
Ләкин 4 көнлек уку программасын инде Вашингтон, Джорджия, Индиана, Миссури һәм Флорида кебек штатларда да карарга уйлыйлар. Уку атнасын кыскартып америкалылар мәктәп чыгымнарын киметергә тели. Сүз балаларны мәктәпкә алып килгән, өйләренә илтеп куйган өчен киткән юл чыгымнары, ашату турында бара.
Чыганак: www.5ballov.ru
Фикерләр
Кунак
16 Март, 2009 - 11:53
Permalink
Әмрикә!!!
Буш вакытларында ниләр "җимерер" икән ул әмрика үсмерләре?
Кунак
17 Март, 2009 - 10:09
Permalink
СУГЫШ
Билгеле инде....АКШ мэктэплэрендэге сугыш турында кон дэ бер хэбэр!!!!