Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк
Бөек әдипләребез – шагыйрьләр, язучылар тормыш юлын, иҗатларын өйрәнү аша гына туган телгә, туган якка, әдәбиятка, мәдәниятка, халкыбызның үткәненә мәхәббәт уятырга мөмкин. Шунлыктан соңгы елларда танылган шәхесләрнең юбилейларын фәнни-гамәли конференция формасында уздыру гадәткә кереп китте. Язучы, тарихчы, галим, педагог Галимҗан Ибраһимовның 122 еллыгы да зурлап билгеләп үтелде. Г.Ибраһимов исемен йөрткән 17нче санлы гимназиядә галимнәр, укытучылар, язучылар, әдәбият белән кызыксынучы яшьләр җыелган иде.
Г.Ибраһимов исемендәге конференция беренче тапкыр әдипнең 120 еллыгы уңаеннан оештырыла (моңа кадәр юбилей Ибраһимов укулары формасында гына үткән). Быел исә бу чара икенче тапкыр уздырылды. Төрле районнардан рус һәм татар телләрендә 133 эш алынган, аларның барысы да галимнәр тарафыннан тикшерелгән, рецензияләнгән. Аларда Г.Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты гына түгел, татар әдәбиятының башка бөек әдипләр эшчәнлеге дә тикшерелгән, анализланган.
17нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, укыту эшләре буенча директор урынбасары Рамилә Абдуллина конференциянең максатлары дип тел, әдәбият, тарихка, халыкларның мәдәниятын өйрәнүгә укучыларда кызыксыну уяту һәм аларны фәнни эзләнүләр эшенә тартуны билгеләде.
Конференция кунаклары шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин, Мәскәү районы хакимияте башлыгы урынбасары Юрий Нехорошков, шушы чараны оештыручы, аңа нигез салучы Марат Лотфуллин, Мәскәү районы мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Илнар Һидиятов булды.
Юрий Нехорошков үз чыгышында балаларны үткәнебезгә ихтирам рухында тәрбияләүнең мөһимлегенә басым ясады. Г.Ибраһимов конференциясенең бу юнәлешкә керткән өлешенең зурлыгын билгеләп үтте.
Роберт Миңнуллин конференцияне “бик мәгънәле, эчтәлекле һәм гаять кирәкле, вакытлы чара” дип атады. “Яшьләргә тәрбия бирү һәм бу өлкәдә эшләүче кешеләрне оештыруда конференциянең роле зур. 17 гимназиянең җитәкчеләренә бөек язучының исемен мәңгеләштерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт”, - диде ул.
Конференция эше 6 секция буенча алып барылды. Татар филологиясе буенча эшләр күп булу сәбәпле аларны өчкә бүлгәннәр: “Әдәби мирас”, “Татар әдәбияты: XX гасырда үсеш тенденцияләре», “Г.Ибраһимов иҗатында милләт язмышы”. Моннан кала “Тарих һәм музей педагогикасы”, “Литературоведение һәм культурология” һәм иҗади секцияләр эшләде. Конференциядә җиңүчеләр мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары белән бүләкләнде.
Чыганак: www.intertat.ru
Фикерләр
Кунак
14 Март, 2009 - 18:44
Permalink
Рэхмэт хисе
Конференциядэ Саба районы Саба гимназиясеннэн укучым белэн (11 нчеБ сыйныфыннан Вафина Эльвира) катнаштык. 17 нче татар гимназиясе бу чараны бик оешкан тостэ уткэрде. Китап сату оештырылган иде. Г.Ибрагимов музеенда булдык. Куп мэгълумат алдык. Гимназия коллективына алга таба да зур ижади унышларнын юлдаш булуын телим.Ихтирам белэн татар теле, эдэбияты укытучысы Хэлимэ Сэхэбетдин кызы Нэжипова.