А.Терентьев: “Балаларга булган мәхәббәт чаткысы озакка җитсен һәм педагоглар хөрмәт ителсен
Кичә Казанда “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узган тантанада “Татарстан Республикасының 2009 ел укытучысы” бәйгесе җиңүчеләрен котларга дип Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев килгән иде. Ул үз чыгышын: “Биредә бөтен республика укытучыларының каймагы җыелган”, – дип башлап җибәрде.
“Бүген җәмгыять бик гадәти булмаган хәлләр кичерә. Һәм үзләрендә яңа, алдынгы идеяләрне йөрткән яки яхшы традицияләрне саклап калган һәм аларны үстергән кешеләргә тигезләшү – болар барысы да дәүләт, җәмәгатьчелек тарафыннан зур игътибарга, җылы сүзләргә һәм яклауга лаек. Бүген сәхнәдә басып торган кешеләрнең девизларын тыңлаганнан соң, чыннан да аларның эзләнүчән, омтылучан икәнлегенә инанасың. Укытучылык – гади эш түгел. Алар үз хезмәтенә карата мөнәсәбәтләре белән балаларны канатландыра. Сезгә карап, укучылар күңелендә укытучыларына ошарга тырышу, теге яки бу һөнәрне сайлау теләге барлыкка килә”, – диде А.Терентьев.
“Сез, чыннан да, иң яхшылары. Бер генә теләк телисе килә: балаларга булган мәхәббәт чаткысы озакка җитсен, педагоглар һәрвакыт хөрмәт ителсен һәм республика чәчәк атсын”, – дип тәмамлады сүзен Александр Терентьев.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru