Төркия Хөкүмәте үз университетларында уку өчен стипендия бирә
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Төркиянең Милли белем бирү министрлыгы арасында төзелгән, Мәгариф өлкәсендәге килешүне тормышка ашыру кысаларында, Төркия Республикасы Хөкүмәте тарафыннан 2009-2010 уку елына Төркия университетларының магистратурасында һәм аспирантурасында уку өчен 7 стипендия бирелә.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайт хәбәрләренә караганда, стипендияләр алу өчен бәйгедә югары һөнәри белеме булган һәркем катнаша ала. Студентлар дәүләт стипендиясе һәм тулай торакта урын белән тәэмин ителә. Төрек телен белмәгән белгечләр бер еллык әзерлек курсларына җибәрелә. Төркия университетларының магистратурасында һәм аспирантурасында укырга теләүчеләрдән гаризалар Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгында агымдагы елның 1 апреленә кадәр кабул ителә.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru