Уфадагы “Ана теле” бәйгесендә татар кызы да җиңде
Башкортстан дәүләт педагогия университетында “Ана теле-2009” иҗат бәйгесе булып үтте. Шушы мавыктыргыч ярышма дүртенче һәм бишенче курс талиплары арасында беренче тапкыр оештырылды. Анда татар, башкорт һәм рус бүлекләреннән җәмгысе 56 талип көч сынашты. Һәр бүлектән җиңүчеләрне ачыкладылар.
Талиплар иң элек жюри әгъзаларына “Әни”, “Толерантлык” һәм “Башкортстан” дигән темаларга аерым бер дәрес яки сыйныфтан тыш чара әзерләп тәкъдим итте. Аннан соң талиплар Уфа мәктәпләрендә дәресләр бирде һәм төрле мәдәни чаралар үткәрде. Менә шул сынауларның барысын да үткәч, конкурста катнашучыларга бәя чыгарылды.
Татар теле һәм әдәбияты бүлегеннән шушы катлаулы сынауны Резеда Фәхретдинова иң уңышлы үтте. Бар яклап та сәләтле булуын күрсәтә алды ул жюри әгъзаларына. Мәктәптә укыган чагында ук республикакүләм татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында ике тапкыр җиңү яулаган туташ биредә дә үзенең иң көчле икәнен исбатлады. Бүгенге көндә Резеда фәнни эшләр белән җитди шөгыльләнә. Университетны тәмамлагач, аспирантурада калырга исәбе бар.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru