Бүген Казанда “Татарстанның ел укытучысы - 2009” конкурсы чаралары башланды
Бүген Казанда “Татарстанның ел укытучысы - 2009” конкурсы чаралары башланды. Рәсми хәбәрләргә караганда, 13 мартка кадәр дәвам итәчәк конкурсны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлекләренең республика комитеты оештыра.
“Ел укытучысы” бәйгесе “Мәгариф” илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында уздырыла һәм белем бирү эчтәлеген яңарту буенча педагогларның иҗади эшчәнлеген үстерүгә, инновацион хәрәкәтне хуплауга юнәлтелгән. Һәм талантлы, иҗади эшләүче педагогларны барлауны, белем бирү системасына яңа педагогик технологияләрне кертүне, алдынгы тәҗрибәне тартатуны һәм яшь педагогларга ярдәм итүне күз алдында тота.
Конкурста район һәм шәһәрләрдә “Ел укытучысы” исемен яулаган педагоглар катнаша ала. Алар “Башлангыч сыйныфлар укытучысы”, “Гуманитар цикл укытучысы”, “Табигый-математика циклы укытучысы”, “Спорт-эстетика циклы укытучысы”, “Яшь белгеч” номинацияләрендә көч сынаша.
Бәйге нәтиҗәләре буенча “2009 елда Татарстан Республикасының ел укытучысы” исеменә лаек булган педагогка суперприз сыйфатында « ВАЗ - 2114» автомобиле, призерларга 25 мең, 20 мең һәм 10шар мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырыла. Республиканың иң яхшы дип табылган педагогларын 13 мартта “Пирамида” күңел ачу үзәгендә тантаналы шартларда котлаячаклар.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru